Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Медаль тапшырган көн ветеран өчен бәйрәмгә әйләнергә тиеш
Татарстанда бүгенгә көндә Бөек Ватан сугышының 80 087 ветераны гомер кичерә
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР территориясендә бүгенгә Бөек Ватан сугышының 80 087 ветераны гомер кичерә. Алар арасында 1 234 сугыш инвалиды, гомуми авырулары нәтиҗәсендә инвалид калган 2 577 кеше, сугышта катнашкан 25 кеше, “сугышның соңгы чакырылышы”на эләккән 872 кеше (аларның 826сы инвалид), “Блокадалы Ленинград кешесе” билгесе булган 247 кеше (аларның 227се − инвалид) һ.б. категория гражданнар бар.
2014 елның апрель аеннан, “Ветераннар турында”гы 5 нче федераль закон нигезендә, айлык социаль ярдәм күләме түбәндәгене тәшкил итә: сугышта катнашучылар, концлагерьларда, геттоларда әсирлектә булып, инвалид саналучыларга 4247 сум, сугышта катнашучыларга һәм концлагерьларга, геттоларга әсирлеккә балигъ булмаган килеш эләгүчеләргә 3185 сум, “Блокадалы Ленинград кешесе” билгесенә ия булучыларга 2337 сум, сугышның соңгы чакырылышына эләгүчеләр, сугышта катнашып, һәлак булучыларның (вафат булучыларның) гаилә әгъзаларына 1275 сум күләмендә түләнә.
Тыл хезмәтчәннәренә 2015 елның гыйнвар аеннан 595 сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтелә башлаган.
ТРда аерым категория ветераннарны торак белән тәэмин итү гамәлдә. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга торакка субсидия 1 177 956 сумны тәшкил итә. 2015 елның яртыеллыгына Татарстанда тагын 363 ветеран торак шартларын яхшыртуга субсидия биреләчәк. Моннан тыш, 2014 елның 1 июленә кадәр чиратка баскан тагын 179 ветеранның, бюджет мөмкинлекләреннән чыгып, киләчәктә торак мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы социаль сәясәт комитетының чираттагы утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.
ТРның амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә 74 973 ветеран исәптә тора. Аларның 17 меңнән артыгы − инвалид, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ташламаларга ия булган граждан, 60 меңгә якыны исә − тыл хезмәтчәне.
2014 елның 31 декабренә булган мәгълүматлар буенча, 16,7 мең инвалид, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ташламага ия булган затлар медицина тикшеренүе үткән. Шуларның 9,5 меңен (бу — 57 процент дигән сүз) медицина хезмәткәрләре бригадалары өйләренә барып тикшергән. Шулай ук, 55,1 мең тыл хезмәтчәне диспансеризация узган, аларның 17,4 меңен шулай ук табиблар бригадасы өйләрендә караган.
Быел диспансеризация тагын 80 меңләп ветеранны колачларга тиеш.
Өйләреннән чыгып йөри алмаган 38,7 мең ветеран исәпләнә, шуларның 20 меңнән артыгы тыл хезмәтчәне. Аларга табиблар 2014 елда 98 051 тапкыр хезмәт күрсәткән. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, “Безнең хөрмәтле ветераныбыз!” (“Дорогой наш ветеран!”) акциясе кысаларында, хастаханәләрдә ветераннар өчен махсус палаталар җиһазландырыла һәм хәзерге вакытта Татарстанда 482 шундый палата эшли, алар 898 урынга исәпләнгән.
Комитет утырышында катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәр ветеранга беренче чиратта, игътибар күрсәтергә кирәклеген искәртте.
“Әгәр дә ветераннардан торакларын төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр була икән, бюджетта моңа акча каралмаган, әмма капиталь төзекләндерү программасы эшләп килә һәм андый гражданнарга юк дип әйтергә безнең хакыбыз юк”, - диде ул.
Шулай ук ул зиратларны, Бөек ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлләрне чиста тоту, төзекләндерү буенча да эш алып барырга кирәклеген ассызыклады. “Бу безнең тарих — исәннәр һәм мәрхүмнәр хакында булган тарих. Ул һәйкәлләр кайда гына урнашкан булуына карамастан, мәктәп янымы ул, башка җирме, аларны тәртиптә тоту — безнең бурыч”, - дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары.
21 февральдән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләрен тапшыра башлаячак. “Бу көн ветеран һәм аның гаиләсе өчен зур бәйрәмгә әйләнергә тиеш”, - дигән фикерен җиткерде Васыйл Шәйхразиев.
Комитет җитәкчесе Светлана Захарова, һәр депутатка ветераннарга игътибарны күбрәк юнәлтергә, алар белән очрашулар уздырырга, дигән тәкъдим белән чыкты.
Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз