Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Мечта” кафесында сатуга куелган алкоголь продукция әйләнештән алынган
Инспекторлар тикшерү белән килгәч, хуҗасы тиешле документларны алып килергә киткән җирдән кайтмаган
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан “Мечта” кафесында законсыз әйләнештәге ялган алкоголь продукция сатылуы ачыкланды.
Кафе җаваплылгы чикләнгән “Восток” җәмгыятенә карый. Клиентларга биредә “Усадская Хлебная” маркалы шикле аракы тәкъдим иткәннәр. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан әлеге товар әйләнештән алынды һәм экспертизага җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре исә “Восток” өстендә куерган болытларны таратырлык түгел: әлеге продукциягә тиешле документлар юк, ул ГОСТ таләпләренә дә туры килми булып чыга. Урта Идел суд экспертизасы региональ үзәге ясаган экспертиза материалларында “Мечта” кафесыннан алынган аракы шешәләренең капкачлары да заводныкына охшатып кулдан ясалган булырга мөмкин”, диелгән.
Белгечләр әлеге фактка очраклы рәвештә тап булган, дияргә нигез бар. Сентябрь урталарында Дәүләт алкоголь инспекциясенә, спиртлы эчемлекләр белән сату итәргә лицензия алу теләге барлыгын белдереп, “Восток” җәмгыяте мөрәҗәгать итә. Документларында буталчыклыклар ачыклану сәбәпле, әлеге оешманың алкоголь сату урыннарын җентекләбрәк тикшерергә карар кылына.
Тикшерү белән килгән Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләрен күрүгә, дулкынлануын яшерә алмаган хуҗа, ахыр чиктә, кафедан чыгып кача. Дөресрәге, “Кәҗә белән сарык” әкиятендәге бүреләр кебек, тиешле документларны алып килергә киткән җирдән кайтмый, югала.
Нәтиҗәдә, кафеда сатуга куелган алкоголь продукция әйләнештән алынды. ҖЧҖ “Восток”ка карата административ хокук бозу турында протокол төзелде. Легаль булмаган аракы белән сату итүчегә нинди җәза биреләчәген суд хәл итәргә тиеш, дип хәбәр «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт алкоголь инспекциясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз