news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кол Шәриф мәчете 19-20 мартта туристлар өчен ябык булачак

Кол Шәриф мәчете 19-20 мартта туристлар өчен ябык булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ураза бәйрәме алдыннан Кол Шәриф мәчетен туристлар өчен вакытлыча ябачаклар, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат үзәге. Чикләүләр 19 мартта 18:00 сәгатьтән үз көченә керә һәм 20 мартта 9:00 сәгатькә кадәр гамәлдә була.

Рамазан аеның тәмамлануын бәйрәм итү 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укудан башлана, 7:00 сәгатьтә гает вәгазе һәм 7:30 сәгатьтә гает намазы белән дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot