news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Меценат Рәшит Хәйров «Пенза өлкәсе каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде

Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко Идел буенда сөт эшкәртү буенча иң зур предприятиеләрнең берсе булган «МОЛКОМ» акционерлык җәмгыяте хуҗасы, Пенза өлкәсенең Мактаулы гражданины, «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы, меценат Рәшит Хәйровны өченче дәрәҗә «Пенза өлкәсе каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде.

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә шул хакта хәбәр ителә.

Олег Владимирович аңа күпьеллык хезмәте һәм төбәк икътисадын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Пенза өлкәсе каршындагы хезмәтләре өчен» ордены төбәкнең югары бүләге санала. Аны социаль-икътисади үсеш, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, мәдәният һәм сәнгатьне үстерү, спорттагы уңышлар, кеше һәм гражданинның хокукын һәм иреген тәэмин итү белән бәйле казанышлар өчен тапшыралар.

«Рәшит Рифат улын лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм һөнәри эшчәнлегендә алга таба уңышлар телибез!» - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100