news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мең рәхмәт" зур хәйрия фестивален "Татар-информ" турыдан-туры трансляцияли

Хоспис хезмәткәрләре һәм анда дәваланучы балалар концертка бушлай керәчәк.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген Казанның Уникс концертлар залында «Мең рәхмәт» дип исемләнгән зур хәйрия фестивале узачак. Чараның төп максаты – концерттан җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына Казан хосписына һәм тумыштан артык авырлыктан интегүче Ирек Габдрахмановка тапшыру.

Концертта Гүзәлия, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Филүс Каһиров, Дилә Нигъмәтуллина, Асылъяр, Гөлдания Хәйруллина, Илназ Гарипов, Ләйлә Дәүләтова, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Гөлнара Габидуллина, Илшат Вәлиев, Нурзадә, Илнар Ялалов, Фәрит Мифтахов, Әсхәт Дөбер-Шатр, Хәким, Нурбәк, Ислам Вәлиев катнаша. Хәйрия концертын Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барачак.

Чараны оештыручы журналист Рөстәм Исхакый сүзләренчә, хоспис хезмәткәрләре һәм анда дәваланучы балалар концертка бушлай керәчәк. “Тагын шуны да әйтергә кирәк, 12 февральдә К.Тинчурин театры бинасында әлеге концертның дәвамы көтелә. Анысы Ирек Габдрахманов иҗатына багышланачак. Концертта Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов һәм башка популяр артистлар катнаша”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Рөстәм Исхакый. Аның сүзләренчә, декабрь аенда “Мең рәхмәт” билетын күрсәткән очракта, 12 февральдәге концертка 30 процентлы ташламалы билет алу мөмкин булачак.

«Мең рәхмәт» зур хәйрия фестивале 28 ноябрьдә Казанның Уникс концертлар залында 19.00 сәгатьтә башлана. “Татар-информ” сайтында әлеге чарадан туры трансляция булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100