news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Меңьеллык Казан // КРЕМЛЬ УРАМЫ КҮҢЕЛЕМ ТҮРЕНДӘ

Меңьеллык Казан // КРЕМЛЬ УРАМЫ КҮҢЕЛЕМ ТҮРЕНДӘ

Утыз биш-кырык чакрымнар тирәсе генә ераклыктагы Мәмдәл авылында яшәгәнлектән, Бөек Ватан сугышына кадәр үк, әтиебез читтән торып Педагогика институтында укыганда, җәен ат яллап гаиләбез белән Казанга — дәү әниләргә килә торган идек.

Буш вакытларында әти, әни дә, әнинең энеләре, сеңелләре дә шәһәр урамнарына алып чыгып, сатучы апалар үзләре үк ясап бирә торган туңдырмалар, борчак, лан-дрин конфетлар белән сыйлыйлар, кузна уйнарга өй-рәтәләр иде. Кабан күле буена чыгып балык тота, көй-мәдә йөри, су коена торган идек.

Казанның бүгенге Кремль урамы күңелем түрендә, ничектер, күтәренкерәк урын биләп тора. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1948 елны Кремль урамындагы Авиация техникумына укырга кердем.

Анда укыган елларны кызлар-егетләр Кремль ишегалларына кереп, Сөембикә манарасына менеп, иң өстәге тәрәзәләреннән башкалабызның матурлыгына соклана идек. Ул заманнарда әле биш катлы йортлар да юк иде кебек. Күп катлы йортларны шәһәр үзәгендә соңрак сала башладылар. Эшчеләр кирпечләрне аркага киелә торган кәрзиннәр белән өске катларга ташыганы әле дә күз алдында тора.

Казан дәүләт музее балачактан ук таныш булса да, студент чакта без анда еш була торган идек. Техникум каршындагы бик матур бизәкләп эшләнгән “Пассаж” дип йөр-телгән йорттагы “Пионер” кинотеатрында караган кинофильмнарны санап чыга торган түгел.

Моторлар төзү заводында эшләгәндә дә Кремль урамы күңелемә якын булды. 1959 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы журналистика бүлегенә читтән торып укырга кердем. Алты ел буена Кремль урамының һәр почмагын – уку залларын, китапханәләрен, ашханәләрен, имтиханга хә-зерләнергә мөмкин булган аулак урыннарын үзләштереп бетердек.

Кремль урамында элек 2нче трамвай йөри иде. Ул бүгенге Тукай мәйданына таба борылмыйча, Профсоюз урамына кереп, университет янына борылып менеп, Кремль капкасына кадәр килеп, кире китә иде. Трамвай юлын 1949-50 елларда булса кирәк, безгә – техникум, университет студентларына сүттерделәр.

Безнең гаиләдән тагын сеңелләрем Фирая университетның — мехмат, Эльза — биология, кызларыбыз: Гүзәл — икътисади география, Лилия — физик география факультетларын тәмамладылар. Утыз ел тирәсе гомеребез университет аудиторияләрендә, китапханәләрендә, лабораторияләрендә, уку залларында узган һәм без аның белән горурланабыз.

Ниһаять, КДУның тантаналы 200 еллыгы көннәрендә минем өчен көтелмәгән, сөенечле мизгелләр булып алды. Юбилейга багышлап оештырылган жюри карары буенча, вакытлы матбугатта университет темасына язган чыгышларым өчен истәлекле бүләкләр – Мактау грамотасы (Почетная грамота), университет тарихы турында видеокассета, альбом-буклет һәм Лобачевский һәйкәлен кертеп төшерелгән химия корпусының кысага куеп эшләнгән фотосурәтен алдым. Буыннан-буынга күчә торган истәлек ич алар!

Казан университеты шә-һәребезнең 1000 еллыгының соңгы ике йөз елы буена гыйльми, мәдәни әләме булып яшәгән, илебезгә, җөмһүриятебезгә меңләгән атаклы фән белгечләре, шагыйрьләр, язучылар, инженерлар хәзерләп биргән фәнни хезмәтләре белән бөтен дөньяга танылган уку йорты. Ул – бик күп югары уку йортларының, сә-нәгать берләшмәләренең, фәннәр академиясенең чиш-мә башы. Аның лабораторияләрендә зур ачышларга нигез салынып, производстволарга тапшырылган.

Ике йөз ел буена КДУ укытучылары, галимнәре, профессор, академиклары студентларга югары белем биреп кенә калмаганнар, үзләре яшәгән урамнарда, ишегалларында, мәхәлләләрдә дә үрнәк тормыш рәвеше алып барып, гади халыкка, төрле милләт вәкилләренә дә уңай йогынты ясаганнар, тәрбияләгәннәр.

Бүген, Санкт-Петербург шә-һәрендә яшәүче энем Альберт белән Казан каласының 1000 еллыгы хөрмәтенә, моннан бер гасыр элек төшерелгән фотосурәтләрдән альбом чыгарырга җыенабыз. Биредә берничәсен укучыга тәкъдим итәбез.

Азат САФИН.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100