news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Меңгә якын Россия туристы Болгариядән кайта алмый

Россия туристлары 9 сентябрьгә кадәр Bulgaria Air авиакомпаниясе рейслары белән очарга тиеш булган.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”). Меңләп Россия туристы Болгариядән самолетта кайта алмый. Бу хакта РИА Новости Ростуризм сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Россия туристлары 9 сентябрьгә кадәр Bulgaria Air авиакомпаниясе рейслары белән очарга тиеш булган.

24 августта Болгариянең “Ной травел” компаниясе Болгариягә һәм аннан кирегә билетлар сатучы “Турово” туроператоры белән хезмәттәшлекне вакытыннан алда туктаткан. Шуннан соң россиялеләр сатып алган авиабилетларны яңадан сатуга чыгарганнар.

Бу хәл операторның бурычлары булу сәбәпле килеп чыккан. “Ной травел” компаниясе Россия компанияләре һәм Bulgaria Air арасында арадашчы булган. 

Кайта алмаучы мең  ярым туристлар арасында 150 бала булган. Балаларның туристик төркемнәрен “Ной травел” хисабыннан өйләренә озатканнар. Йөздән артык бала Россиягә әйләнеп кайткан, тагын 24е 31 августта очачак.

Ростуризмда Bulgaria Air рейсына билет пакет туры составында сатылган булса, авиаочышта турист алдында җаваплылыкны турны формалаштырган һәм “Турово” аша тиешле хезмәтләрне алган туроператор тота, дигәннәр.

Әгәр дә турист авиабилетларны үзе сатып алган булса, акчаны алган, билет броньланган һәм түләнгән дип мәгълүмат биргән компания җавап бирәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100