news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Меңъеллыкны Ярминкә мәйданында каршы алабыз

Меңъеллыкны Ярминкә мәйданында каршы алабыз

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Казанда Яңа ел чыршыларын кую башланды. Быел башкаланы 70 чыршы бизәячәк. Өстәмә чыршылар Идел буе районы бистләрендә пәйда булачак.

Бу көннәрдә “Казан” милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда чыршыны урнаштыру эшләре башланды. Якын көннәрдә махсус бригадалар Ярминкә мәйданындагы яшел гүзәлкәйне торгызуга керешәчәк. Чыршылар утларын декабрь уртасында ук кабызачак. “Меңъеллык туганда” исемле төп бәйрәм Ярминкә мәйданында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot