news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

МЧС хезмәте: Татарстанда узган атнада 85 янгын сүндерелгән, 3 кеше үлгән

24-30 март аралыгында Татарстанда Дәүләт янгынга каршы хезмәте тарафыннан 85 янгын сүндерелгән. Бу турыда ТР МЧС хезмәте хәбәр итә.

Янгын фаҗигасендә 3 кешенең гомере өзелгән. 2 кеше зыян күргән. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе янгын подразделениелары 15 кешене коткарып калган.

Татарстан сулыкларында 2 очрак булып, 3 кеше коткарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100