news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды, аны Мәскәү вакыты белән 2.54 сәгатьтә керткәннәр иде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә аэропортлары рейсларны кабул итүне һәм җибәрүне вакытлыча туктатты. Хәзер аэропортлар штат режимында эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot