Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга кергән өчен штрафлар турында искәртте
7 сантиметр калынлыгындагы бозга кергән өчен гражданнарга ике мең сумга кадәр штраф каралган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Җиде сантиметр калынлыгындагы бозга чыккан һәм боз кичүләреннән читтә автотранспортта кергән өчен Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексы маддәсе нигезендә штраф каралган. Гражданнар өчен штраф күләме - 1,5-2 мең, вазифаи затлар өчен - 5-7 мең, юридик затлар өчен 50-70 мең сум тәшкил итә», – дип белдерде Регина Гаязова.
Боз кичүләре булмаган урыннарда транспорт белән бозга кергән очракта 3 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Штраф күләме шулай ук закон бозучының статусына (физик, вазифаи зат яки оешма) да бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз