Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда «Пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды. Бу хактагы мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасына 14:44 сәгатьтә килде.
Искәртеп үтәбез, төбәктә мондый режим атна башыннан алып инде дүртенче тапкыр кертелде. Түбән Каманың (Бигеш) халыкара аэропортында вакытлыча чикләүләр гамәлдә булды. Хәзерге вакытта һава аланы гадәти режимда эшли. Чикләүләр гамәлдә булган чорда бер самолет запас аэродромга киткән.
Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, һава һөҗүменнән саклану чаралары Мәскәү вакыты белән 08:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә бер дронны бәреп төшергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз