news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Республика көнендә иминлекне тәэмин итә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 30 августта – Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү вакытында иминлекне тәэмин итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм чаралары үткәрелә торган урыннарда янгын куркынычсызлыгын һәм су өстендәге иминлекне тәэмин итү өчен 46 кешедән торган шәхси состав, 7 берәмлек янгын сүндерү һәм коткару техникасы кизү тора.

Мамадыш, Тәтеш районнарында һәм Казан шәһәрендә бәйрәм фейерверклары һәм салютлар аттыру каралган. Көтелмәгән хәлләрдә оператив эш итү максатыннан янгын сүндерү автоцистерналарында янгын сүндерү-коткару часте бүлекләренең кизү торуы оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot