news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

МЧС Татарстан халкына көчле җил вакытында сак булырга киңәш итә

Бүген кич һәм иртәгә көндез республикада көчле җил булачак.

МЧС Татарстан халкына көчле җил вакытында сак булырга киңәш итә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада һава торышы начарлана. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүген кич, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда төньяктан, төньяк-көнбатыштан исүче көчле җил булачак. Җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк”, - диелә хәбәрдә.

Һава шартлары начарланганда, урамда булганда электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк булырга киңәш ителә.

Йорт кәрнизләре, реклама такталары, черегән агачлар янында торырга ярамый. Көчле җил вакытында имгәнмәс өчен подъезда яки подвалда яшеренеп торырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100