news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

МЧС кар ишелү куркынычы турында кисәтә

Республика халкыннан балаларны күзәтүсез калдырмаска һәм яр буйларыннан ераграк булырга киңәш итәләр.

МЧС кар ишелү куркынычы турында кисәтә
архив

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кар ишелү куркынычы турында кисәтә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Кар күп яуганлыктан, түбәләргә артык көч килеп, алар җимерелергә мөмкин. Шунлыктан объект җитәкчеләренә түбәләрне кардан чистартып торуга игътибар бирергә кирәк”, - дип җиткерәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре тау битләрендә һәм чокырларда кар ишелү куркынычы булуы турында искәртә. Шулай ук кардан барганда сак барырга һәм яр буйларыннан, сөзәк җирләрдән ераграк булырга киңәш ителә.

Моннан тыш, республикада көчле кар яву борчылу тудыра.

“Хәзер күп кенә янгын техникасы узу юллары кар белән капланган. Бу исә янгын чыккан очракта тиз арада барып җитүгә комачаулык тудырырга мөмкин”, - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Шунлыктан коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләренә һәм әлеге учреждение җитәкчеләренә юлларны кардан чистарту белән шөгыльләнүләре сорала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100