news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

МЧС хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрү өчен 12 млрд сум бүлеп биреләчәк

Россия Президенты әйткәнчә, быел аларның хезмәт хакы якынча 24 меңгә кадәр күтәреләчәк.

МЧС хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрү өчен 12 млрд сум бүлеп биреләчәк
архив

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 2019 һәм 2020 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен Россия бюджетыннан 12 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтәдә сөйләде.

“Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында вазгыять яхшылардан түгел. Соңгы берничә айда без министр Евгений Зиничев белән бу хакта күп тапкыр сөйләштек. Карар кабул ителде: быел МЧСка 4,3 млрд сум бүлеп бирәчәк, бу – хезмәткәрләргә хезмәт хакын 24 мең сумга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

Россия Президенты киләсе елга министрлык хезмәткәрләренә тагын 8 млрд сум бүлеп биреләчәген әйтте. “Димәк, хезмәт хакы 32 мең сумга кадәр артырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Владимир Путин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100