news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

МЧС буран һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык чаралары турында кисәтә

Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм көчле җил көтелә.

МЧС буран һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык чаралары турында кисәтә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча иртәгә республикада һава торышы начарлану көтелә.

Көннең икенче яртысында һәм кич белән, шулай ук 6 март иртәсендә Татарстанда буран, бозлавык һәм көчле җил көтелә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына буран вакытында табаны шумый торган аяк киеме кияргә кирәклеге турында кисәтә, урамда ашыкмыйча һәм сак йөрергә киңәш итә. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк кулланырга киңәш итәләр.

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары һәм навигатор булдырырга кирәк.

Буран һәм бозлавык хәрәкәтнең барлык катнашучылары өчен дә җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга һәм кискен үзгәртеп корулар һәм кинәт тормозга басулар булдырмаска, мөмкин булган очракта шәһәрдән читкә чыгудан баш тартырга кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100