news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һөҗүмчегә бирешмәгән Азнакай почтальонына дәүләт бүләге тапшырылды

Яраланса да, озак вакыт каршылык күрсәтеп,курку белмәс Альбина Анатольевна җинаятьчене кулга алырга ярдәм иткән иде.

Һөҗүмчегә бирешмәгән Азнакай почтальонына дәүләт бүләге тапшырылды
president.tatarstan.ru

(Азнакай, 8 март,  "Татар-информ", “Маяк”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич 8 Март бәйрәме уңаеннан хатын-кызларны тәбрик иттеләр һәм дәүләт бүләкләре тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Бүләкләнүчеләр арасында Актүбә бистәсе элемтә бүлеге хат ташучысы Альбина Шәймөхәмәдованың да булуы, аеруча куанычлы булды. Ул һөҗүмчегә каршы күрсәткән батырлыгы өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

– Альбина Шәймөхәмәдова элемтә тармагында 2001 елдан эшли. Шул вакыт эчендә ул үзен яхшы, җаваплы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы белгеч итеп танытты, – ди почтамт начальнигы Разидә Җәләева.

Мәгълүм булганча, 2014 елның 17 сентябрендә почта хезмәткәренә коралланган һөҗүм булган иде. Яраланса да, озак вакыт каршылык күрсәтеп,курку белмәс Альбина Анатольевна җинаятьчене кулга алырга ярдәм иткән иде.

Әнә шулай Азнакай үзенең батыр да, матур да гүзәл затлары белән чиксез горулана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100