news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

McDonald's Россиядәге рестораннарын вакытлыча ябып тора

McDonald’s хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүне дәвам итәчәк.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). McDonald’s компаниясе Россиядәге 850 ресторанының барысын да вакытлыча ябу турында игълан итте.

ТАСС агентлыгы компания хәбәренә сылтама белән шул хакта яза.

Ябылуга карамастан, McDonald’s хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүне дәвам итә. Илдә аларның саны 62 мең чамасы, дип яза BFM.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot