news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мазепин Татарстанга йөзү буенча Россия чемпионатын уздырганы өчен рәхмәт белдерде

Мазепин Татарстанга йөзү буенча Россия чемпионатын уздырганы өчен рәхмәт белдерде
Фото: russwimming.ru

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башланды. Кичә кунаклары арасында Су спорты төрләре федерацияләре берлеге президенты Дмитрий Мазепин да бар иде.

«Казанга йөзү буенча Россия чемпионатын уздырганы өчен рәхмәт белдерәм. Без Казанны үзебезнең туган йортыбыз итеп кабул итәбез. Монда булган шартларга бераз көнләшеп тә карыйбыз. Мондый бассейннар Россиянең барлык төбәкләрендә дә булсын иде.

2026 елның апрелендә World Aquatics Россия спортчылары бернинди чикләүләрсез чыгыш ясарга тиеш, дигән карар кабул итте. Су полосы буенча Россия җыелма командасы Кытайда турнир хуҗаларын җиңде. Без алар белән горурланабыз», – дип тапшыра «ТИ-Спорт» хәбәрчесе Мазепинның сүзләрен.

Йөзү буенча Россия чемпионаты 6 июньнән 11 июньгә кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot