news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Майский” теплица комбинаты продукция җитештерү күләмен арттыра

Табышның бер өлеше сәүдә предприятиеләрендә калганлыктан, бу җитештерүчеләрдә оптимизм хисе уятмый

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ продукция җитештерү күләмен арттыра. Әмма бу җитештерүчеләрдә оптимизм хисе уятмый – табышның бер өлеше сәүдә предприятиеләрендә кала. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына предприятиенең генераль директоры Илшат Ганиев хәбәр итте.
15 апрельдә предприятие үз эшендә куллана башлаган заманча яңа теплицаларда помидорлар өлгерә башлаячак. Атна дәвамында предприятие килограммын 65 сумга 100-150 тонна помидор сатарга ниятли. Шушы ук вакытта кибетләргә кыяр китерү күләме дә артачак. Бу төр яшелчә атна саен 470-480 тонна урынына 650 тонна җитештереләчәк. Аның бер килограммы 65 сум тирәсе булыр дип көтелә.
Сәүдә предприятиеләренең “Майский” продукциясен сатканда бәяләрне арттыруы И.Ганиевның ачуын китерә. Нәтиҗәдә, табышның бер өлешен сәүдә предприятиеләре үзләштерә. Кешеләр исә теплица комбинаты продукциясен элеккечә кыйммәт бәягә сатып алырга мәҗбүр.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100