news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Майский” комбинатында эшләүчеләр быел 26,5 мең тонна яшелчә продукциясе җитештерде

Бу узган елга караганда 3 мең тоннага артык

(Казан, 29 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖндә эшләүчеләр быел 26,5 мең тонна яшелчә продукциясе җитештерде. Бу узган елга караганда 3 мең тоннага артык. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына предприятиедән хәбәр иттеләр.
“Майский” яшелчәчеләре көн саен сәүдә челтәренә 50–60 шар тонна кыяр, помидор һәм яшел тәмләткечләр озата. Киләсе елның гыйнварында аның күләмен 80–100 тоннага җиткерү күздә тотыла. Шул рәвешчә “Майский” комбинатында уңдырышлылык 2,5–3 тапкыр артачак.
Белгечләрнең сүзләренә караганда, моңа 12 гектар мәйданны биләгән биек теплицаларны файдалануга тапшыру һәм шәһәр халкын яшелчә продукциясе белән ел әйләнәсе тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче алдынгы технологияләр куллану нәтиҗәсендә ирешелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot