news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Майда “КАМАЗ” 3 меңгә якын автомобиль җитештергән

Автомобиль заводы майда 2932 машина комплекты, шул исәптә 2655 йөк автомобиле һәм 277 җыю һәм ремонт комплектлары чыгарган

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). “КАМАЗ”ның барлык җитештерү бүлекчәләре белән автомобиль һәм двигательләр җыю буенча төп конвейеры бергә 2010 елның май ае планын үтәде.
Автомобиль заводы майда 2932 машина комплекты, шул исәптә 2655 йөк автомобиле һәм 277 җыю һәм ремонт комплектлары чыгарды. Биш айда 12,4 мең машина комплекты эшләнгән.
“КАМАЗ-Дизель” 3831 двигатель һәм көч агрегаты эшләп чыгарган. Ел башыннан алып завод 15,3 мең төп продукция чыгарган.
Майда запас частьлар чыгару буенча план арттырып үтәлгән. Ел башыннан алып “КАМАЗ” кулланучыларына гомуми бәясе 3,6 миллиард сумнан артык булган продукция тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot