Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Майда Екатеринбургтан Казанга беренче ял көне туристик поезды килә
Майда Екатеринбургтан Казанга беренче ял көне туристик поезды килә
(Казан, 4 март, "Татар-информ"). 8 майда Екатеринбургтан Казанга беренче ял көне туристик поезды кузгалачак. Бу хакта бүген Екатеринбургта үткән чарада – Татарстанның туристик куәтен тәкъдим иткән вакытта билгеле булды.
Әлеге туристик программа “РЖД Тур” ҖЧҖ һәм ТР Туризм дәүләт комитеты тарафыннан, Россия төбәкләренә туристик агымны арттыру максатыннан, гамәлгә куела. Май аенда мондый таныштыру экскурсияләре Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Самарадан башланып китәчәк. Һәрбер маршрутта 200-500 турист булыр дип көтелә.
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәргә килгән кунакларга ике туристик программа тәкъдим ителәчәк. Беренче программа буенча, Раифа монастырена баруны үз эченә алган шәһәр буйлап автобуста экскурсия ясарга була. Экскурсия азагында туристлар вокзалга кадәр трансфер белән тәэмин ителәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
Икенче программа өч көнгә исәпләнгән һәм автобус экскурсиясен үз эченә ала: аның барышында туристлар Кремль урамын, Иске Татар бистәсен, Әҗем мәчетен, Меңьеллык паркын, Петербург урамын, “Туган авылым” ресторан-күңел ачу комплексын, Петропавловск соборын һәм Крестовоздвижение чиркәвен карый алачаклар. Экскурсия азагында туристларга татар милли ризыкларын татып карау мөмкинлеге белән төшке аш тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз