news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май башында эш кешесен өстәмә берничә ял көтә

Татарстанлылар 1, 2, 3, 4, 9, 10, 11 май көннәрендә ял итәчәк

  (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүче эш кешеләрен агымдагы елның май ае башында өстәмә ял көннәре көтә.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган 2014 елда Татарстан Республикасында эш вакыты нормасы турындагы аңлатмада җиткерелгәнчә, татарстанлылар 1, 2, 3, 4, 9, 10, 11 май көннәрендә ял итәчәк.

Мәгълүм булганча, 1 май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме) һәм 9 май (Җиңү көне) бәйрәм көннәре булып тора. Моннан кала, эшләүчеләр ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ куллансын өчен, 4 гыйнвар шимбәсендәге ял көне 2 май җомгасына күчерелгән иде. Шулай итеп, 2 май өстәмә ял көне булып исәпләнә, 3, 4, 10 һәм 11 май – ял көннәре.
Аңлатмада шулай ук 30 апрель һәм 8 май көннәрендә эш сәгате 1 сәгатькә кыскартылу мәгълүматы да җиткерелә.

"Татар-информ" алдан хәбәр иткәнчә, 2015 елда 365 көннең 122се ялга туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100