news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәрендә татарстанлыларга дачага бару өчен 1,5 млн SMS-пропуск бирелгән

1 майдан 5 майга кадәр пропуск алу өчен барлыгы 2,1 миллионнан артык мөрәҗәгать алынган.

Май бәйрәмнәрендә татарстанлыларга дачага бару өчен 1,5 млн SMS-пропуск бирелгән
Татар-информ архивы

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Май бәйрәмнәрендә Татарстан халкы Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта дачага бару өчен 1,5 миллионнан артык пропуск рәсмиләштергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 майдан 5 майга кадәр татарстанлылар өйдән чыгу өчен 2 млн 133 меңнән артык SMS-пропуск сораган, диделәр ведомствода.

1 апрельдән цифрлы үткәргечләр системасында республиканың 1,7 млн кешесе теркәлгән. «Чыгу өчен соралган кодларның гомуми саны 11 млн-га якынлаша (мәгълүматлар 2020 елның 5 маенда 20.00 сәгатькә)», - диделәр министрлыкта.

Күптән түгел татарстанлылар, цифрлы пропусклар системасында тиешле максатны кулланып, атнага дүрт тапкыр дачага чыга ала башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100