news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәрендә татарстанлыларга бакчага бару өчен 900 SMS-рөхсәт бирелгән

Барлыгы 1 майдан 3 майга кадәр республика халкы 1 млн 190 мең тапкыр цифрлы пропусклар системасын кулланган.

Май бәйрәмнәрендә татарстанлыларга бакчага бару өчен 900 SMS-рөхсәт бирелгән

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Май бәйрәмнәренең өч көнендә татарстанлылар дачага бару өчен 915 мең цифрлы пропуск кулланган. Бу турыда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

«1 майда татарстанлылар 271 мең пропуск сораган, 2 майда — 250 мең һәм 3 майда — 383 мең», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Барлыгы 1-3 майда 1 млн 190 мең код бирелгән.

Татарстанлылар, цифрлы пропусклар системасында тиешле опцияне кулланып, атнага дүрт тапкыр бакчага чыга ала.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100