news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәрендә Мәскәүдән һәм Петербургтан Казанга өстәмә поездлар йөриячәк

150дән артык еракка йөри торган поезд билгеләү планлаштырыла.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Май бәйрәмнәре вакытында 150дән артык еракка йөри торган поезд Казанга йөриячәк. Алар 27 апрельдән 12 майга кадәр пассажирлар арасында ихтыяҗ булган юнәлешләр буенча хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр итә Россия тимер юллары матбугат хезмәте.

Өстәмә поездлар Мәскәүдән Санкт-Петербург, Кострома, Казан, Адлер, Белгород, Саратов, Тамбов, Чабаксар, Новозыбков, Саранск, Льгов, Пензага һәм башка шәһәрләргә йөриячәк.

Санкт-Петербургтан Великие Луки, Киров, Волгоград, Ижевск, Казан, Орел, Брянск, Чабаксарга һәм башка шәһәрләргә өстәмә поездлар билгеләнгән.

“Агымдагы елда май бәйрәмнәре яллары 29 апрельдән 2 майга кадәр һәм 9 майда булачак. Шулай итеп, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан төбәкләргә пассажирлар агымы 28 апрельгә һәм 4 майга, ә төбәкләрдән 2, 6 һәм 9 майга туры килер, дип көтелә”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Еракка йөрүче поездларга ихтыяҗ арткан очракта, аларның санын 220 берәмлеккә кадәр арттыру мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100