news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәрендә Казан медицина оешмаларының эш графигы билгеле булды

Поликлиникаларда прививка кабинетлары эшләячәк.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Казанның медицина учреждениеләренең май бәйрәмнәрендә эш графигы билгеле булды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә эш расписаниесын Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте бирде.

«Өлкәннәр челтәре поликлиникалары 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр бәйрәм графигы буенча 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. 4 майдан 7 майга кадәр — шимбә графигы буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр», — диделәр ведомствода.

Поликлиникаларда прививка кабинетлары эшләячәк, ә 4-7 майдан медицина учреждениеләре көчәйтелгән режимга күчәчәк — терапевт бригадалары, тар белгечлекләр буенча эшләүче табиблар кабул итәчәк, рентгенология кабинеты һәм лаборатория эшләячәк.

Шулай ук күчмә прививка пунктларында вакцинация узарга мөмкин, анда табиблар поликлиникалар расписаниесе буенча эшләячәк. Ә «МЕГА» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә мобиль пунктлар көн саен 10.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, шәһәр стационалары, бала тудыру йортлары һәм травмпунктлары көн саен тәүлек буе эшләячәк.

Хастаханәләргә һәм поликлиникаларга караган хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшләячәк.

Балалар поликлиникалары 1, 2, 9 һәм 10 майда 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, 3-6 һәм 8 майда 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Алар 4-7 май — 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр көчәйтелгән режимда эшләячәк. Табиб-педиатрлар, тар белгечлекләр буенча эшләүче табиблар кабул итә, рентген ясарга мөмкин була һәм лаборатория ачыла.

Декабристлар урамы, 125а адресы буенча урнашкан 1нче балалар шәһәр клиник хастаханәсенең травмпункты — 1 һәм 3-8 майларда 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, 10 майда 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Бигичев урамындагы Республика балалар клиник хастаханәсе травмпунктында 20 белгеч тәүлек буе кабул итәчәк.

Өлкәннәр һәм балалар стоматология поликлиникалары: 1, 2, 3, 8, 9 һәм 10 май — 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, 4 майдан 7 майга кадәр — шимбә графигы 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр. Ә Чернышевский урамы, 10/6 йорт адресы буенча барлык көннәрдә, 21.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр төрле яшьтәге кешеләргә кичектергесез стоматологик ярдәм күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100