Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Май бәйрәмнәрендә Казан - Мәскәү юнәлешендә өстәмә поездлар билгеләнә
Өстәмә рейслар гамәлгә куелу пассажирлар агымы артуга бәйле
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Май бәйрәмнәрендә Казан - Мәскәү юнәлешендә өстәмә поездлар билгеләнә. Өстәмә рейслар пассажирлар агымы арту белән бәйле, дип хәбәр итә “Горький тимер юлы” Казан төбәге матбугат хезмәте.
271 нче поезд 28 һәм 29 апрельдә, шулай ук 3,4,7, 10 һәм 11 майда Казаннан Мәскәүгә 19.35 сәгатьтә кузгала. Пассажирлар 11.25 сәгатьтә Мәскәүгә барып җитәчәк.
29 һәм 30 апрельдә, 4, 5, 8, 11 һәм 12 майда пассажирлар ташу өчен 272 нче поезд билгеләнә. Ул Мәскәүдән 17.48 сәгатьтә кузгала, Казанга 7.23 сәгатьтә кайтып җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз