news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Май бәйрәмнәрендә Казан белән Мәскәү маршрутына өстәмә поездлар билгеләнә

Бу чорда 6 өстәмә поезд хезмәт күрсәтә

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Бәйрәм араларында пассажирлар агымының артуын күздә тотып, Казан белән Мәскәү арасына өстәмә поездлар билгеләнә. 282/281 нче Мәскәү-Казан поезды 28 һәм 30 апрель көннәрендә 18 сәгать 48 минутта юлга чыга. Казанга 29 апрельдә һәм 1 майда 8 сәгать 16 минутка килә. Шул ук көннәрдә кабаттан Мәскәүгә юл алган состав 30 апрель һәм 2 май көннәрендә 11 сәгать 25 минутка килеп җитә.
282/281 нче Мәскәү-Казан поезды Россия башкаласыннан 5 майда 14 сәгать 48 минутта китә һәм 6 айда 9 сәгать 40 минутта Казанга кайтып җитә. Казаннан 6 май көнне 19 сәгать 15 минутта киткән поезд 7 май көнне 11 сәгать 25 минутта кайта.
Моннан тыш, Казан-Мәскәү маршрутында тагын дүрт өстәмә поезд хезмәт күрсәтәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot