news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәренә яллар тәртибе билгеле булды

Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк.

Май бәйрәмнәренә яллар тәртибе билгеле булды
Александр Эшкинин

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк.

Шимбә, 28 апрель, ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрель эш көне булмаячак.

Чәршәмбе, 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул якшәмбегә туры килгән иде) күчерелү нәтиҗәсендә, ял көне була.

Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк, диелә агентлык хәбәрендә.

Җиңү көнен – 9 майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

12 июнь — Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн (10, 11, 12 июнь) ял итәчәкбез.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100