news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май бәйрәмнәренә ял көннәре тәртибе билгеле булды

1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне. Алар ял көне була.

(Казан, 18 апрель, "Татар-Информ"). Май бәйрәмнәренә ял көннәре тәртибе билгеле булды. Бу турыда Татарстан Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне. Алар ял көне була.

7 гыйнвардагы ял көне 2 майга, чәршәмбе көнгә, күчерелде. 28 апрель, шимбә көн, ялы 30 апрельгә күчерелә.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы булганда, 29, 30 апрель, 1, 2, 9 май ял көне була. 28 апрельдә һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыска булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100