news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Май аенда Татарстанда яшелчә продукциясе 16,3 процентка кыйммәтләнгән
Ә зәркән эшләнмәләр бәясе 18,7 процентка арткан
Скопировать ссылку
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның маенда, апрель белән чагыштырганда, Татарстанда куллану бәяләре индексы 0,6 процентка арта төшкән. Азык-төлек товарларына бәя - 0,3, азык-төлек булмаган товарларга -1,4 процентка күтәрелгән. Халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү тарифлары үзгәрешсез калган.
Татарстанстат хәбәрләренә караганда, май аенда азык-төлек товарлары арасында иң зур бәяләр үзгәрешен яшелчә продукциясе кичергән. Апрель белән чагыштырганда бу төр продукция уртача 16,3 процентка кыйммәтләнгән. Аерым алганда, кәбестә өчен -28,2, кишер өчен -20, башлы суган өчен 15 процентка артыграк түләргә туры килгән.
Азык-төлек булмаган товарлар арасында, зәркән эшләнмәләрнең аеруча кыйммәтләнүе күзәтелә. Май аенда аларның хакы, апрельгә караганда 18,7 процентка арткан.
2009 елның маенда республикада куллану бәяләре индексы, узган елның декабре белән чагыштырганда, 105,6 процент тәшкил итә. Идел буе федераль округына кергән 14 төбәк арасында Татарстан инфляциянең үсеш темплары буенча 13 нче урында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot