news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Май аенда РФ Хөкүмәте 2020 елга кадәр исәпләнгән Россия үсеше концепциясен тикшерәчәк

Владимир Путин министрларга Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә закон чыгару эшләре планын да расларга кушты

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт белән очрашуда агымдагы елның май аенда министрлар 2020 елга кадәр исәпләнгән илне үстерү Концепциясен тикшерергә тиеш дип хәбәр итте.
“Мин Дәүләт Советында бәян иткәннәр, киңәйтелгән рәвештә булса да, сүзләр генә иде, - диде Владимир Путин. – Хәзер безгә кәгазьгә күчерелгән Концепция кирәк. Аның нигезендә мин белдергән юнәлешләрнең һәркайсы буенча конкрет, эзлекле планнар булырга тиеш”.
Ул шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә әлеге юнәлешләр буенча закон чыгару эшләре планын да расларга кушты, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

news_right_1
news_right_2
news_bot