news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май аенда Казанда Russia Halal Expo - 2018 күргәзмәсе ачыла

Чара «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында «Хәләл яшәү рәвеше буларак» дигән темага уза.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 10 май көнне Казанда X «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» Халыкара икътисади саммиты кысаларында Russia Halal Expo – 2018 дип исемләнгән хәләл-индустрия күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында «Хәләл яшәү рәвеше буларак» дигән темага уза.

Күргәзмәнең төп максаты – Россия хәләл продукция җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр брендын үстерү, хәләл секторына инвестицияләр җәлеп итү, Россия икътисадында сыйфатлы продукция өлешен арттыру һәм импортны алыштыру программасын гамәлгә ашыру. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100