news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциягә ярдәм өчен Кайбычның Хуҗа Хәсән авылында хәйрия концерты булды

Кайбычның Хуҗа Хәсән авылында хәрбиләргә ярдәм җибәрү өчен хәйрия концерты оештырылды. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларына гуманитар җибәрү максаты белән үткәрелгән хәйрия концертына халык күп җыелган иде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина яза.

Район Советы, башкарма комитет, хастаханә, башка оешмалар хезмәткәрләре катнашындагы бу хәйрия концерты Олы Кайбычта һәм Колаңгы җирлегендә дә узды.

Хуҗа Хәсәндә узган хәйрия концертында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тамашачыларга тирән рәхмәтен белдерде. «Без март урталарында кабат махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк озатырга җыенабыз. Якташларга кирәк-яраклар алуга керткән өлешегез өчен барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм. Без тизрәк илдә тынычлык урнашуын телибез», — диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

news_right_1
news_right_2
news_bot