news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциягә срочниклар һәм студентлар җибәрелмәячәк

Илнең мобилизацион ресурсы 25 миллионга якын кеше тәшкил итә, россиялеләрнең бер проценттан артык өлеше мобилизацияләнергә тиеш: алар – хәрби хезмәттә булып кайткан кешеләр, хәрби учет белгечлеге, хәрби тәҗрибәсе булганнар, дип белдерде саклану министры Сергей Шойгу. РИА Новости шул турыда яза.

«Нәкъ менә запастан. Алар армияне беркайчан да күрмәгән һәм аның турында ишетмәгән кешеләр түгел, бу – а) хәрби хезмәттә булып кайтучылар; б) хәрби учет белгечлеге, ягъни кораллы көчләргә бүгенге көндә кирәк булган белгечлеге булган кешеләр, в) сугыш тәҗрибәсе булганнар», –  диде ул «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Ул югары уку йортлары студентларын мобилизацияләү турында «сүз бармый һәм бернинди шартларда да бармаячак» дип өстәде. Хәрби операция зонасына хәрби хезмәтне үтәүче солдатларны (срочникларны) да җибәрмәячәкләр, дип билгеләп үтте Шойгу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100