Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус хәрби операциядән яраланып кайтучыга Балтачта «акыллы йорт» булдырганнар
Махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан геройга Балтачта «акыллы йорт» булдырырга ярдәм иткәннәр. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
Балтачта яшәүче Раушан Вәлиуллин – махсус операция ветераны. Шушы көннәрдә «Ватанны саклаучылар» фондының проекты ярдәмендә аның фатирында махсус система урнаштырылды.
«Акыллы йорт» («умный дом») Раушанга өй, йорт эшләрен башкарырга булышачак. Смартфон, акыллы колонка һәм сөйләп торучы кул сәгатьләре ярдәмендә мобиль кушымта аркылы акыллы розеткалар, сүндергечләр, робот-пылесос белән идарә итәргә, төтен, газ исе чыгуы, су агуы турында хәбәрләрне укып барырга мөмкин. Әлеге системада шулай ук ризык әзерләп ашауны җиңеләйтә һәм тормыш сыйфатын арттыра торган башка җайланмалар да бар.
«Якын көннәрдә Раушанга социаль хезмәткәр рәсмиләштереләчәк һәм тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген исә ул «акыллы йорт» системасы буенча яңа җиһазларны кызыксынып үзләштерә», – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.
Күптән түгел «Наз» бүлекчәсендә тернәкләнү узган хәрби киләчәктә компьютер серләренә төшенеп, онлайн-эшкә урнашу максаты белән яши, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз