news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар Чаллы балалар бакчасында булды

Махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар Чаллы балалар бакчасында булды
Фото: https://shahrichalli.ru

Чаллының 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасына кунакка ялга кайткан хәрбиләр килде. Бакча җитәкчелеге, тәрбиячеләр, Территориаль иҗтимагый совет рәисе, волонтёрлар – һәммәсе бар иде. Ә иң мөһиме хәрбиләрне түземсезлек белән балалар көтте. Зәңгәр экраннардан гына күрергә күнеккән геройлар белән якыннан танышу алар өчен зур вакыйга булды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.

3нче һәм 12нче төркем балалары концерт куйды. Җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. 104нче десант-штурм дивизиясендә хезмәт итүче хәрбиләрнең хәтта күңелләре тулды. «Мондый җылы очрашулар безне канатландыра, көч бирә. Махсус хәрби операциядә катнашуыбыз юкка түгел икәненә тагын бер кат инандык», – диделәр.

Балалар бакчасы ай дәвамында гуманитар ярдәм җыйды. Азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары, тәм-томнар... Балалар әти-әниләре белән рәсемнәр ясап, теләкләрен ирештереп хатлар язды. Боларның барысы да хәрбиләргә тапшырылды.

«Без махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр белән горурланабыз. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, безнең иминлегебез өчен көрәшә. Аларның батырлыклары турында балалар яшьтән үк белеп үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия бүгенге көндә бик мөһим», – диде балалар бакчасы мөдире Рима Кузнецова.

Хәрбиләр дә бүләк белән килгән. Алар махсус хәрби операциядә бергә хезмәт итүче дусларыннан рәхмәт сүзләре язылган келәм тапшырдылар.

Фото: © https://shahrichalli.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100