news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядән ялга кайтучы үзенә хат язган Зәй кызын эзләп тапкан

Махсус хәрби операциядән ялга кайтучы үзенә хат язган Зәй кызын эзләп тапкан
"Зәй яңалыклары"

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби үзенә хат язган Зәй кызын эзләп тапкан. Әлеге хатны аңа Зәйдән 9 яшьлек Арина Карпова язган булган. Ул Чаллыдан мобилизация буенча чакырылган Евгений исемле егеткә эләккән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Евгений өенә ялга кайтканчы әлеге кадерле кәгазь битен йөрәк түрендә йөрткән. Кыз язган сүзләр аңа ышаныч биргән: «Сез Ватаныбызны сакларга алындыгыз. Без сезгә ышанабыз! Сез җиңәчәксез! Сезгә уңышлар телим. Сезне өйдә якыннарыгыз көтә, исән-сау кайтыгыз!» — дип язган Арина хатында.

Евгений ялга кайткач, Аринаны эзләп табарга карар итә. Һәм менә очрашу Зәйдә үткән. Хәрби егет кыз янына зур йомшак аю, чәчәк бәйләме, торт күтәреп килеп, аңа шулай хәрбиләрне яхшы кәефкә рухландырганы өчен рәхмәт белдергән.

«Бу хат миңа безгә җибәрелгән гуманитар ярдәм аша килеп эләкте. Балалар бит дөньяны башка күзлектән күрә. Анда да балалар бар. Әмма алар башка шартларда яшәргә мәҗбүр. Без андагы гаиләләргә, балаларга булышырга тырышабыз. Аларга үзебезнең ризыкларны да бирәбез. Ә туган яктан шундый хатлар алу безнең өчен зур сөенеч. Һичшиксез, бу хатлар һәркемнең җанын җылыта һәм рухын ныгыта», — ди Евгений.

news_right_1
news_right_2
news_bot