news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Чирмешән егете гаилә корды

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Чирмешән егете гаилә корды
Фото: https://nashcheremshan.ru/

Чирмешән районы ЗАГС бүлеге яшь пар Алексей һәм Викториянең туйларын рәсмиләштерде. Алексей 2022 елның ноябреннән махсус хәрби операциядә катнаша. Яшьләр никахларын ашыгыч рәвештә теркәү хокукыннан файдаланганнар. Хәрби кыска вакытлы ялга кайткан, аннан соң аның дәваланырга китәсе бар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.

Алексей Денисов 2022 елның көзендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән. Моңа кадәр Чаллы шәһәрендә заводта эшләгән. Виктория тумышы белән Әлмәт районыннан, хәзер Түбән Камада яши. Киләчәктә яшь пар шунда төпләнмәкче. Алар тугыз ел элек кафеда танышканр. Шуннан бирле аралары өзелмәгән, аралашып торганнар.

«Бер-беребезгә булган хисләребез, мөнәсәбәтләребез вакыт белән сыналды. Алексей бик әйбәт, җайлы кеше», - ди Виктория.

«Кабат махсус хәрби операциягә киткәч, кәләшемне урлап китмәсеннәр дип, никахыбызны рәсмиләштерергә булдык. Ул бит күркәм холыклы, бар яктан килгән», - дип әңгәмәгә кушылды «Джомба» кушаматлы хәрби.

Аларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары килгән.

«Ниһаять, улым үзенә терәк булырдай кәләш белән гаилә кора. Минем өчен бик шатлыклы, дулкынландыргыч көн, хәтта күзләрем дә яшьләнә. Улымның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәрдәй тормыш иптәше булды», - дип хис-кичерешләрен уртаклашты алты бала үстергән Людмила Денисова.

Яшь парны туй көннәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100