news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Актаныш хәрбие Гашыйклар көнендә гаилә корган

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Актаныш хәрбие Гашыйклар көнендә гаилә корган
Фото6 http://aktanysh-rt.ru

Актанышның Калмаш авылы егете Руслан Гайсин махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта. Хәзер исә вакытлыча ялга кайткач, сөйгәне Илсөяр белән кавышып гаилә кордылар. Алар туй көнен 14 февраль - Гашыйклар көненә билгеләгән. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Руслан Гайсин сөйгәне Илсөяр белән әти-әниләре, туганнары белән 11 февральдә никах туе уздырдылар, бүгеннән закон алдында да ир белән хатын алар.

«Чаллы шәһәренең Никахлашу сараенда тантаналы төстә бер-берсен гомер буена кайгыртып, яратып яшәргә вәгъдә бирделәр», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot