news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядән кайткан фотокорреспондент күргәзмәсе ачылды

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Ләйлә Мифтахетдинова «Татар-информ» фотохәбәрчесе Михаил Захаровның күргәзмәсеннән репортаж тәкъдим итә.

Махсус хәрби операциядән кайткан фотокорреспондент күргәзмәсе ачылды
Ләйлә Мифтахетдинова

Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрендә булып кайткан «Татар-информ» фотокорреспонденты Михаил Захаров КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Бездә барысы да яхшы инде...» дип аталган күргәзмәсен тәкъдим итте.

2022 елның сентябрендә Татарстан республикасы Лисичанскины үз карамагына алды. Февраль аенда Луганск Халык Республикасына волонтерлар белән берлектә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары Светлана Белова һәм Михаил Захаров китә. Алар Луганск Халык Республикасының медицина батальонында яшәгәннәр, Лисичанск, Попасная шәһәрләрендә, башка торак пунктларда булганнар.

Михаил Захаров, фотограф буларак, күп кадрларны төшерә алмавын билгеләп үтте. «Анда эшләүнең аермалы ягы – син үзеңнең фоторәсемең белән кешеләрне үтерә аласың», ди ул. Ягъни, хәзерге заманда фотоның координаталарын табу җиңел, шуңа да күп кенә объектларны, әйтик, хәрби техниканы, хәрбиләр тупланган биналарны төшерергә ярамый, фотоларны зур саклык белән ясарга кирәк.

Шул ук вакытта фотокорреспондент үз тормышыңны кайгыртырга кирәк булуын да әйтте. «Газонга басмагыз, анда мина булуы бар дип әйттеләр», – ди фотограф.

Студентлардан «Махсус хәрби операциягә барырга курыкмадыгызмы» дигән сорау булгач, Михаил Захаров: «Бу - минем эшем», - дип кыска гына җавап кайтарды.

Үзегез өчен иң якын булган фотосурәт кайсысы дигәч, Михаил Захаров махсус хәрби операциядә төшерелгән руханины атады. «Бу кадр миңа барыннан да авырырак булды», - ди ул. Кадрда җимерелгән чиркәү янында рухани басып тора. Махсус хәрби опперация җирләрендә «кешеләр кырыс, үзләрен төшергәннәрен яратмыйлар», шуңа күрә дә бу фоторәсем уникаль дип искәртә фотограф.

Фото: © Солтан Исхаков

«Анда барысы да кызганыч: кешеләр дә, сугышчылар да... Эт һәм мәчеләр дә кызганыч», - ди Михаил. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотоларда мәчеләр дә бар. Михаил Захаров караучысыз калган бер мәчене үзе белән Казанга да алып кайтканын әйтте. «Без нормаль тормышта яшәгәндә, андагы кешеләр урта гасырдагыча яшиләр: закон юк, ут юк, су юк...» - ди ул.

Михаил Захаров күргәзмә барышында да кулыннан фотоаппаратын төшермәде - кадрлар ясады. Күргәзмә кунакларны үзенең гадилеге белән җәлеп итә. Күргәзмәне караучылар фотоларда Донбасста яшәүчеләрнең фаҗигасын күреп булуын искәртте.

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әйткәнчә, күргәзмәнең институтта үткәрелүе тикмәгә генә түгел, чөнки шул рәвешле бу күргәзмә белән күбрәк яшьләр таныша ала.Фотокүргәзмә ачылышында катнашкан рәссам Фәрит Валиуллин: «Бу фотолар ярдәмендә тарих саклана», - диде.

Күргәзмә ачылышына шулай ук «Татмедиа» PR-директоры Ләйсән Сафина, рәссам, институтның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты Фәрит Вәлиуллин, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100