news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядәгеләр Зәйнең волонтерлар үзәгенә рәхмәт белдергән

Махсус хәрби операциядәгеләр Зәйнең волонтерлар үзәгенә рәхмәт белдергән
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйдә маскировкалау челтәрләре үрү бер дә тукталмый. Хатын-кызлар, өлкәннәр, балалар үргән челтәрләр инде фронтка бик күпләп озатылды. «Zаинск с Vами» волонтерлар үзәгенең Телеграм - каналда үз төркеме бар, анда хәрбиләр дә кертелгән, алар даими төстә язып, рәхмәт белдереп тора. Чөнки маскировка челтәрләре егетләрне дошман күзеннән саклый. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Ә чираттагы гуманитар ярдәмнән соң хәрбиләр машина йөртүче аша волонтерларга маскировкалау челтәре кисәгенә рәхмәт белдереп, язып җибәргән. Үз куллары белән әзерләнгән челтәр кисәгенең шул рәвешле әйләнеп кайтуыннан хатын-кызларның күзләре яшьләнгән.

«Егетләребез менә шулай безгә рәхмәт белдергән. Аларның үзләренә безне, илебезне яклаулары, саклаулары өчен зур рәхмәт. Җиңү белән тизрәк туган якларга кайтыгыз!», — диләр хатын-кызлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100