Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядәгеләр Рөстәм Миңнехановка сайлауларда теләктәшлек итәргә чакырды
Махсус хәрби операциядә катнашучы Апас районы, шулай ук Казан һәм Чаллы хәрбиләре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә һәм халыкка һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Үз мөрәҗәгатьләрендә хәрбиләр төбәктән үзләре турында кайгыртуны күрүләрен ассызыклады һәм Татарстан хаклы рәвештә Россиянең иң алдынгы субъектларының берсе булып санала, дип билгеләп үттеләр.
«Бу күбесенчә безнең Рәисебез Рөстәм Миңнехановның оста җитәкчелегендә башкарыла», — диде солдатлар.
Хәрби хезмәткәрләр республиканың гамәлдәге лидерына тулы теләктәшлек күрсәтте. Алар аны Татарстан Рәисе вазифасына лаеклы кандидат дип атадылар һәм якташларын төбәкнең тотрыклы үсешен дәвам итү өчен Миңнехановка теләктәшлек итәргә чакырдылар.
«Без сездән, татарстанлылар, матур төбәгебезнең үсешен һәм чәчәк атуын дәвам итү өчен Рөстәм Миңнехановка ярдәм итүегезне сорыйбыз. Без бергә көчле. Ярдәмегез өчен рәхмәт. Җиңү безнең кулда булачак!» - дип йомгаклады хәрби хезмәткәрләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз