news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә яраланучылар пластик хирурглардан бушлай ярдәм алачак

Махсус хәрби операциядә яраланучылар пластик хирурглардан бушлай ярдәм алачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яраланган хәрби хезмәткәрләр пластик хирурглардан бушлай ярдәм алырга мөмкин. Белгечләр кыйпылчыклы җәрәхәтләр аркасында йөз һәм тән җәрәхәтләрен бетерү белән шөгыльләнә. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Россия пластик, реконструктив һәм эстетик хирурглар җәмгыяте президенты һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Наталья Мантурова хәбәр итте.

«Безнең белгечләр кыйпылчык җәрәхәтләре алган пациентлар белән эшли, тәннең һәм йөзнең зарарланган урыннарын торгызалар. Мисал өчен, без Бурденко хәрби госпиталендә һәм башка клиникалар базасында актив операция ясыйбыз. Гамәлдәге дәүләт программалары пациентларга бу ярдәмне түләүсез алырга мөмкинлек бирә», - дип белдерде ул.

Моннан тыш, Мантурова әлеге программалар кысаларында шулай ук тернәкләндерү һәм косметик процедуралар тәкъдим ителүен өстәде. Стоматологлар шулай ук хәрбиләргә бушлай хезмәтләр күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100