news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә Татарстан егете – мотострелоклар ротасы командиры һәлак булган

Украинада махсус хәрби операция вакытында Татарстан егете – мотострелоклар ротасы командиры өлкән лейтенант Евгений Нагуськин һәлак булган. Хәрби хезмәткәрнең үлеме турында мәгълүмат Тәтеш районының социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә урнаштырылган.

Хәрби белән хушлашу 1 октябрь көнне Тәтешнең Дан һәйкәле янында узды.

Евгений Нагуськинга 25 яшь булган. Аның хатыны һәм кечкенә баласы калган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100