news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучының өенә газ кертү өчен 100 мең сум субсидия каралган

Субсидиягә дәгъва кылу өчен, махсус хәрби операциядә катнашучы газ кертелә торган йортның хуҗасы, яки йорт хуҗасының якын туганы һәм анда теркәлгән булырга тиеш.

Махсус хәрби операциядә катнашучының өенә газ кертү өчен Татарстанда 100 мең сумга кадәр субсидия каралган.

«Әгәр газ кертелә торган йортта махсус хәрби операциядә катнашучы теркәлгән, яки ул йорт аның милке булса, торак эченә газ үткәрүгә, газ җиһазлары сатып алуга һәм аларны урнаштыруга 100 мең сумга кадәр субсидия каралган», – диде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Субсидиягә дәгъва кылу өчен, махсус хәрби операциядә катнашучы газ кертелә торган йортның хуҗасы, яки йорт хуҗасының якын туганы һәм анда теркәлгән булырга тиеш. Субсидияне алу өчен «Республика матди ярдәм үзәге»нә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100