news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзасын эшсез дип тану тизләтелде

Махсус хәрби операциядә катнашучының эш эзләүче гаилә әгъзасын эшсез дип тану процессы Татарстанда өч көннән дә артмаячак. Бу карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Үзе теләгән эшне эзләү максатыннан теркәлгән гаилә әгъзасына ул теләгән эшне тәкъдим итү мөмкин булмаган очракта, эшсез дип тану турында карар кабул ителә. Аны мәшгульлек хезмәте органнары дәүләт ярдәме чарасын күрсәтү турында гариза биргән көннән соң өч көннән дә соңга калмыйча гамәлгә ашыра», – диелә документта.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гамәлдәге закон буенча мөрәҗәгать итүчене эшсез дип тану турында карар кабул итү вакыты гариза биргән вакыттан алып унбер көннән дә артмый. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә бу срок махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен сизелерлек кыскартылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot